Лениногорск ш. җәмәгать туклануы предприятиеләрендә – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 һәм 13 мартында “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнарындагы территориаль бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск шәһәрендә җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта бизнес вәкилләре (хосусый эшмәкәр А.О.Изратовның  «Розмарин» кафесы һәм «Городское кафе» ҖЧҖнең «ДоДо Пицца» пиццерие) белән очрашу үткәрде. Чара 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәм кулланучылар хокукларын яклау турында закон өлкәсендә агарту эше кысаларында уздырылды. Контрольлек-күзәтчелек ведомосте хезмәткәрләре шулай ук аш-су әзерләгәндә кулланыла торган продуктлар сыйфатына, тиз бозыла торган продуктларның яраклылык срокларын  һәм әзер аш-суларны, ярымфабрикатларны саклау шартларын үтәүгә ныграк контрольлек итү, ризык турында тиешле мәгълүматларны күрсәтү зарурилыгы хакында да искә төшерде.

Санитария-эпидемиология законнарын һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү буенча төп бурычлары турында эшмәкәрләрне агарту максатыннан күчмә һәм стационар семинарлар санын арттыру тәкъдиме кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуның төп йомгагына әйләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International