“Сыйфат маркасы” бар, ә легальлегенә кәгазе – юк

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

2018 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлегеннән легаль булмаган алкогольле продукция ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм карар кабул итүгә алынды.

Полиция хезмәткәрләре Болгар шәһәрендә «Лада 111730» маркалы машинасын тикшергәндә Мәскәү өлкәсендә “Дубрава” ҖЧҖ җитештергән 20 шешә «Фаворит Королевский» аракысына тап булган.  Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре шешәләргә “акциз һәм федераль  маркасы булып тормый” дигән язулы “сыйфат маркасы” ябыштырылганлыгына да игътибар иткән. Моннан тыш продукциягә товарны озату документларының булмавы, Россия Федерациясе законында билгеләнгән шешәгә тутыру датасы һәм маркировкасының күрсәтелмәве ачыкланган.

Продукция хуҗасы аракыны М-7 трассасында «Чибис» кафесы янында ерак араларга йөрүче бер шофердан сатып алганлыгын аңлаткан.

Полиция хезмәткәрләре оператив чаралар нәтиҗәсендә 10 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясен хуҗасыннан тартып алган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International