Чистай шәһәрендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне узды

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе Чистай, Спас, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарындагы белгечләре белән берлектә  Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында әлеге вакыйгага багышлап, кулланучылар өчен кайбер чаралар үткәрде.

14 март көнне “Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә, студентларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан, куллану белеме нигезләре буенча дәресләр оештырылды. Көннең икенче яртысында, халыкны сыйфатлы продукция сайлап алу күнекмәләренә ияләштерү максатыннан,  «Оптовик» ҖЧҖнең «Эссен» сәүдә үзәгендә биредә җитештерелгән продукцияне дегустацияләү оештырылды. Бу юлы кулланучылар хозурына әзер ит ризыклары: маринадланган дуңгыз муены ите; маринадланган дуңгызның түш ите, маринадланган дуңгыз корейкасы тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, сатып алучылар әлеге продуктларга карата бик зур кызыксыну күрсәтеп, кайберәүләре аларны шундук сатып алырга ашыкты.

15 мартта – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 2 нче гимназиясендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырылды. Шуннан соң “Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрелде.

Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” дигән девиз белән үткәрелүе сәбәпле кулланучыларны Интернет-ресурслардан файдалану нигезендә товарлар сатып алганда дөрес карарга килергә өйрәтү юнәлешендәге мәгълүматлар ирештерелде. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән дәресләр үткәрелгәндә дистанция ысулы белән товарлар сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган мәсьәләләр каралды һәм алар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының бу мөнәсәбәтләрне җайга салган “Товарны дистанция ысулы нигезендә сату”  26.1 статьясы белән тәфсилләп таныштырылды.

Чаралар үткәрү барышында кулланучыларга төрле буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды,  Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасы буенча анкета чарасы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International