Кама Тамагы районында – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Ел саен – 15март көнне халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Ә аны үткәрүнең тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе (CI) билгели. 2018 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” («Making digital marketplaces fairer») девизы белән узды. Бүген санлы форматтагы технологияләр күп кенә хезмәт күрсәтүләр һәм товарларның асылын үзгәртте. Чөнки төрле программалар белән тәэмин ителгән куллану товарлары саны елдан-ел ишәя. Шуны истә тотып, Интернет-ресурслардан товар сатып алуга бәйле рәвештә нигезле карарлар кабул итә алсыннар өчен, кулланучыларның төгәл һәм аңлаешлы мәгълүматлар алуга хокукы аерым игътибар үзәгенә куела.

2018 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү  кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль оргоаны белгече А.М.Хафизова һәм “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе Зеленодол, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы җирле бүлеге белгече Л.Р. Сафина ТР Кама Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе 10 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча лекция-әңгәмә үткәрде. Лекция алдыннан балаларга кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды. Иң элек укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республика куллану базарындагы эшчәнлеге турында мәгълүматлар ирештерелде. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының  5,10, 18, 20,25,29 нчы төп статьялары конкрет мисалларда аңлатылды. Моннан тыш “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасы нигезендә кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча республика олимпиадасы турында сөйләп үтелде. Укучылар асылда сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле сораулар бирде. Аларны кызыксындырган сорауларның барчасына гамәлдәге закон нигезендә җаваплар ирештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International