Төнлә – бушлай сыр, әй, сыра?

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Әлмәттә төнге сәгатьләрдә күңел ачарга теләүчеләр өчен ял итү урыннары әлләни күп түгел. Аның каравы, сәүдә объектлары байтак. Бигрәк тә хәмер продукциясе, аеруча кесәгә артык нык сукмый торган сыра сатучы объектлар бер-бер артлы ачылып кына тора.

Бер эшмәкәр «Пиво Даром» дигән ымсындыргыч исем белән  шәһәрдә берничә нокта ачты әнә. Анда сыра һәрвакыт бар. Бушлай түгел, әлбәттә. Аның каравы, теләсә кайсы вакытта һәм җаның теләгән күләмдә.

Нәкъ менә шул сыраны сату вакыты ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең күз уңына эләкте дә инде. Алар Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 22.00 сәгатьтән соң сыра сату фактларын ачыклады: 2018 елның 26 мартында  һәм 29 мартта әнә шул «Пиво Даром» кибетләрендә (адреслары: Әлмәт ш., Тимирязев ур., 56 й; Әлмәт ш., Радищев ур., 2 б й.)

Әлеге фактлар буенча хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП  14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International