«Балалар дөньясы”нда... спирт

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегенә «Детский мир» кибетендә Н. дигән хосусый эшмәкәрнең кулланучылар сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган спиртлы продукция сатуы турында оператив мәгълүмат алынган.

Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, сәүдә объектында “контроль сатып алу” оештырылган. Шул рәвешле 2018 елның 3 апрелендә үткәрелгән оператив чаралар барышында этикеткасына «Этиловый спирт» эталон – 95%   (авырткан, сызлаган урыннарга сөртү-сылау, дарулар әзерләү өчен концентрат) дип язылган һәркайсы  100 әр мл күләмендә өч савыт спиртлы сыекча (барлыгы 150 сумлык) сатып җибәрелү факты билгеләнгән.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы вазыйфаи заты әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International