Буа районына эшлекле сәфәр

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

2018 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов Буа шәһәренә барды.

Инспекция җитәкчесе иң элек шәһәрнең сәүдә объектларында булды, кибет киштәләренә чыгарылган җирле җитештерүчеләребезнең продукциясе ассортименты белән танышты. Шуннан соң ул Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы хакимияте башлыгы М.А.Җаббаров белән очрашты. Очрашуда Буа районының хәмер базары торышына кагылышлы күрсәткечләр буенча фикер алышу булды.

Моннан тыш инспекция җитәкчесе алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча  Буа район ведомствоара комиссиясе утырышында катнашты һәм Буа районында яшәүчеләрне кабул итте.

Җ.Й.Әхмәтханов ведомствоара комиссия утырышына йомгак ясап, хакимият органнарының барлык структураларының, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының районның хәмер базарындагы закон бозу очракларын кисәтү һәм ачыклауга юнәлдерелгән даими уртак эшенең мөһимлеген басым ясап әйтте. Ул Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталындагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында халык белән эшләүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте, башка районнар буенча уңай мисаллар китерде, районның массакүләм мәгълүмат чараларыннан киңрәк файдаланырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International