Арча территориаль органы коллективы Җиңү көненә багышланган парадта катнашты

2018 елның 11 мае, җомга

9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулган көнне Арча шәһәре үзәк мәйданында хәрби парад булды. Трибуналарга ветераннар, Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы И.Г.Нуриев һәм районның мактаулы кунаклары җыелды.

Бөек Ватан сугышы ветераннары парадны үзләре өчен махсус билгеләнгән урыннан карап тору мөмкинлегенә иреште. Парадта район оешмалары катнашты. Мәйдан буйлап хәрби техника колонналары узды, авиациянең күрәтмә чыгышлары булды. Мәйданга җыелган халык районның мәгариф оешмалары эшләгән тематик күргәзмәләр белән танышты, шулай ук солдат боткасы белән сыйланды, район үзешчән сәнгать коллективлары концертларын рәхәтләнеп тамаша кылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре дә парадта, “Үлемсез полк” акциясендә катнашты. Хезмәткәрләребез Советлар Союзы Герое Леонид Соколов һәйкәленә чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International