Әлмәттә ведомствоара комиссия утырышы узды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

2018 елның 11 маенда Әлмәт шәһәре башкарма комитетында видеоконференция режимында үткәрелгән республика контрольлек советы утырышыннан соң Әлмәт муниципаль районы территориясендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы уздырылды. Анда Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы, Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы, Алкоторг вәкиле, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Ведомствоара комиссия утырышында контрольлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү, куллану базарында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә законнарны үтәү максатыннан үткәрелә торган чаралар турында мәсьәләләр каралды. Шулай ук “Халык контроле” мәгълүмат системасы, көмешкә сату фактлары буенча күрелә торган җәза чаралары турында халыкка җиткерү, аеруча авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне сату эшен көчәйтү эшенә тәфилләп тукталып үтелде. Республикада җитештерелгән продукцияне халыкка таныту аерым игътибарга алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International