Татарстан Республикасы башкаласы 2018 FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунакларны кабул итәргә әзерме?

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнүнең соңгы көннәрендә иминлек мәсьәләләрен тикшерү буенча Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының кунакханә индустриясе вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Чара барышында 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында җанатарлар һәм кунакларны урнаштыру, аларга хезмәт күрсәтү кебек мәсьәләләр, электрон иминлек паспортларына карата төп таләпләр, җанатарларны (шул исәптән төнлә килүчеләрен дә) миграция исәбенә куюның законга кагылышлы яклары, 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү чорында Казан шәһәренең транспорт схемасы мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә Казан шәһәре кунакханәләре комплексларына министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар (кунакларны урнаштыру, 2018 елгы дөнья чемпионатын үткәрү чорында бәяләрне җайга салу ягыннан) турында әйтеп үтелде һәм кимчелекләрне юкка чыгару юллары тәкъдим ителде. “Роспотребнадзор” идарәсе вәкиле чарада катнашучылар игътибарына чит ил кунакларының зур ташкынын кабул иткәндә персонал, кунаклар арасында эпидемияләр килеп чыгу ихтималын күздә тотып тиешле гамәлләр кылу буенча өйрәнүләрнең үткәреләчәге турында җиткерде.

Казан шәһәре Туризмны үстерү комитеты директоры Д.А.Санникова 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү чорында мәдәни программа турында тәфсилләп сөйләде.

Киңәшмәдә катнашучыларны алкогольле продукция сату ягыннан тыюлар һәм чикләүләргә кагылышлы мәсьәлә дә кызыксындырды. Әлеге мәсьәлә буенча Казан территориаль органы начальнигы  М.И. Егорова “2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү чорында  билгеләнгән территорияләр чикләрендә алкогольле продукцияне ваклап сату һәм куллануны чикләүләр турында”  28.04.2018 ел, №306 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә чикләүләр турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International