Закон хәтерсезлекне кичерми...

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

16 һәм 17 май көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре хәмер продукциясен сатканда закон бозу очракларын ачыклады.

Чистай районының Красный Яр авылындагы «Мясная лавка» кибете сатучысы, вакытка карап тормыйча, 9 сәгать 10 минутта бер шешә сыра сатып җибәрде.

Ә  Нурлат районының Ерепкин авылында урнашкан «Причал» кибете сатучысы, сәгатенә күз дә салмыйча, 9 сәгать 25 минутта кемгәдер бер шешә аракы тоттырып җибәрде.

Кибетләр һәм адреслары төрле булуга карамастан, җавап бер: “сәгатькә карарга оныттым”.

Югарыда телгә алып үтелгән сәүдә объектларында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар хәмер продукциясен сатуга карата чикләүләрне үтәмичә, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясын санга сукмаган дигән сүз бу.

Хәзерге вакытта тикшерүләр материаллары  – административ хокук бозу турында эшне карап тикшерү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International