Халык белән бик кызыклы очрашу

2018 елның 8 июне, җомга

2018 елның 7 июнендә Балтач муниципаль районының Сосна авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкны күчмә кабул итүнең чираттагысын оештырды. Чарада Сосна авыл җирлеге башлыгы Р.М.Садыйков та катнашты.

Кабул итүгә килгән гражданнарны асылда кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр, аерым алганда, сатып алынганнан соң бер атна узгач ук сафтан чыккан товарны нишләтергә, бәясе алдан түләп куелган товар тиешле срокта китереп бирелмәгәндә нишләргә, дигән һ.б. сорауларга җаваплар кызыксындырды. Кабул итүгә шулай ук сәүдә вәкилләре дә килде. Алар алкогольле продукция сату өлкәсендәге сорауларын бирде.

Чарада катнашучыларның һәммәсенә кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саны таратылды.

Соңыннан җирле үзидарә органы хезмәткәрләре өчен, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату йөзеннән, семинар-уку үткәрелде.

Чара йомгаклары буенча, халык белән очрашу ике як өчен дә бик нәтиҗәле һәм кызыклы булды, дип икеләнмичә йомгак ясарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International