Гражданнарны кабул итү – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең агарту эшчәнлегендә төп чараларның берсе

2018 елның 8 июне, җомга

2018 елның 6 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов ТР Саба муниципаль районының Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү чарасын үткәрде. Чара сатучылар белән сатып алучылар арасында килеп чыгу ихтималы булган бәхәсле хәлләрдән чыгу юлларын һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нормаларын аңлатып, кулланучыларның аңын үстерү максатыннан уздырылды.

Кабул итү барышында Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүчеләр түбәндәге мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар ишетте:

- товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары,

- товардагы кимчелекләргә карата кулланучы тарафыннан таләпләр кую сроклары,

- җитештерүче (сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр) тарафыннан товардагы кимчелекләрне юкка чыгару тәртибе;

- сыйфатсыз товарны сыйфатлысына алыштыру тәртибе;

- кулланучының сыйфатсыз товарны сыйфатлысына алыштыру хокукы,

- сыйфатсыз товар яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтү аркасында китерелгән зыянны каплау тәртибе.

Чарада катнашучыларның һәммәсенә кулланучы белешмәлекләре һәм территориаль орган реквизитлары урын алган визиткалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International