Нурлат районында ведомствоара комиссия эше

2018 елның 8 июне, җомга

2018 елның 5 июнендә Нурлат муниципаль районы хакимияте бинасының зур залында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларга киртә кую буенча ведомствоара комиссиянең  (алга таба – МВК) чираттагы утырышы булып узды. МВК эшендә катнашты: Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, полиция, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы,  «Роспотребнадзор» ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге, суд приставлары хезмәте вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары.

Чарада МВКның алдагы утырышы карарларын үтәү йомгаклары, районда предприятиеләр һәм авыл җирлекләре буенча легаль хәмер продукциясен, шул исәптән аракы сатуның кимү сәбәпләре, килеп туган хәлне яхшырту юллары каралды.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.Р.Әхмәтҗанов Нурлат районында хәмер базарының торышы турында хисап тотты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы С.В.Саломеева Татарстан Республикасы хәмер базарындагы хәлләрне бәяләү күрсәткечләре буенча Нурлат районы рейтингы, 2018 елның 5 аенда контрольлек-инспекция эшенең йомгаклары турында сөйләп үтте. МВКның башка әгъзалары да үзләренең эше турында мәглъматлар ирештерде.

Утырыш йомгаклары буенча авыл җирлекләре башлыклары ярдәмендә хәмер базарында закон бозуларны ачыклау буенча уртак эшне көчәйтү, сәүдә оешмалары җитәкчеләре белән алкогольле продукция, шул исәптән республикада җитештерелгәнен дә, сату мәсьәләсе буенча аңлату эше алып бару турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International