Әлки районында чаралар узды

9 июнь 2018 ел., шимбә

Чистай территориаль  органы хезмәткәрләре, куллану базарында хокук бозу очракларын киметү максатыннан чыгып, Кулланучылар хокукларын яклау турында закон өлкәсендә җирле үзидарә органнары һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләрен хокукый яктан агарту һәм өйрәтүгә юнәлдерелгән даими эш алып бара.

2018 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, бүлек белгечләре, үзләре алдына куелган бурычларны үтәү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча чаралар комплексы үткәрде. Чаралар башкарма комитет бинасында авыл халкы белән очрашу, башкарма комитет белгечләре өчен семинар-уку, Күп функцияле үзәктә һәм «Олимп» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәлләре, кибет хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрү һәм «Алып Хан» сәүдә йортында дежур торудан гыйбарәт булды.

Чаралар барышында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФдә Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды, шулай ук “Судлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен карап тикшерү турында”  28. 06.2012 ел, №17 РФ Югары Суды Пленумы карарының кайбер нигезләмәләре каралды.

Кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә, танышып чыгу өчен, төрле буклетлар һәм  «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саны таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования