Түбән Көектә гражданнарны кабул итү булды

9 июнь 2018 ел., шимбә

2018 елның 8 июнендә ТР Әтнә муниципаль районының Түбән Көек авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү оештырылды. Чарада авыл җирлеге башлыгы Ф.Т.Мөхәммәтгалиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров катнашты. Чараның максаты, кулланучы буларак, халыкны хокукый яктан агарту иде. Чөнки гражданнарыбызга, сатучылар тарафыннан кулланучы буларак законлы хокуклары санга сугылмаганда, үз мәнфәгатьләрен якларга кирәк ләбаса.

Шуны истә тотып, авыл халкы игътибарына кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары җиткерелде, товарның сыйфатына, куркынычсызлыгына, мәгълүмат алуга, китерелгән зыянны каплауга кулланучының төп хокуклары бәян ителде. Карап тикшерелгән мөрәҗәгатьләрдән һәм сатучының килеп туган бәхәсне претензия кую тәртибендә, ягъни судка кадәр тәртиптә хәл кылудан баш тартуы аркасында эшнең судка кадәр килеп җитүе очракларына мисаллар китерелде. Берочтан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең интернетта “Кулланучылар хокукларын яклау”  сайты эшләп килүе, анда претензияләр үрнәкләрен һәм файдалы, кирәкле күп кенә мәгълүматларны табып булуы турында искә төшереп үтелде. Шулай ук гражданнарның  ТР “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгать итә алулары да искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования