Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә – күчмә кабул итү

9 июнь 2018 ел., шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Балык Бистәсе авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итүнең чираттагысын үткәрде.  Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итүләрнең, график нигезендә, ведомство компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча үткәрелеп килүен искәртеп узарга кирәк.

Кабул итүгә 6 кеше килеп, үзләрен борчыган проблемаларны хәл кылу юллларын күрсәтүне сорады.

Шулай итеп, аларга түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде:

  • техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу турында;
  • таләпләр кую сроклары турында;
  • мебель ясау һәм китерүгә заказларны үтәү сроклары бозу;
  • сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;
  • сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлеккә карата таләпләр кую сроклары турында.

Өстәмә рәвешиә гражданнарга “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пукнтта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде. Аларга  товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиешлеге, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләренең ничек эшләнергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүенең нинди документлар белән раслануы, үлчәүнең тикшерү үткән булырга тиешлеге турында бәйнә-бәйнә аңлатылды.

Агарту эшенең һәр этабы чарада катнашучыларга куллану базары өлкәсендә төрле мәсьәләләргә ачыклык керткән мәгълүмати буклетлар һәм  «Вестник потребителя» газетасын өләшү белән тәмамланды.

Әйтергә кирәк, күчмә кабул итүләр барышында кулланучылар белән мондый очрашулар уздыру күптәннән традициягә әйләнде инде. Күчмә кабул итүләрне халык һәрвакыт көтеп ала. Чөнки бу чара, гражданнарга үзләрен борчыган күп кенә мәсьәләләрне, әллә кая бармыйча, үзләре яши торган торак пунктта гына хәл кылу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования