Тәтеш районында гражданнарны күчмә кабул итү

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

2018 елның 5 июнендә Тәтеш районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы М.В.Тихонова гражданнарны күчмә кабул итү оештырды. Моннан тыш Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Ю.Абрамов белән очрашу булды. Очрашу барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләрнең күбрәк алына башлавы; легаль хәмер продукциясен сатуның кимү сәбәпләре; алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозулар турында фикер алышу булды. Шуннан соң территориаль органның контрольлек-инспекция бүлеге белгече белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрелде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барчасына гамәлдәге закон нигезендә җаваплар бирелде, шулай ук мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International