Татарстан АССР оештырылуның 100 еллыгы уңаеннан

13 июнь 2018 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, Татарстан АССР оештырылуның 100 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү планын үтәү йөзеннән, Әлмәт шәһәрендә туган як музеенда булып,  халык шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова  һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татар шагыйрәсе, яшь нефть башкаласының тәүге шагыйрьләреннән берсе, Татарстанда – Казаннан читтә  тәүге язучылар оешмасын булдыручыларның берсе Саҗидә Сөләйманованың тормышы һәм иҗаты Әлмәт белән аерылгысыз бәйле. Шагыйрәнең исемен Татарстаннан читтә дә таныткан иң яхшы әсәрләре нәкъ менә Әлмәттә иҗат ителгән. Шәһәрнең бер урамы, шәһәр китапханәсе аның исемен йөртә. Китапханә янында  урнаштырылган С.Сөләйманова сыны китап сөючеләрне әллә каян ук үзенә җәлеп итеп тора. 2006 елда Татарстан Язучылар берлеге, сөекле халык шагыйрәсе истәлегенә әдәби премияне гамәлгә кую үтенече белән,  "Татнефть"кә мөрәҗәгать иткән. Менә хәзер һәр ел саен, шагыйрәнең туган көнендә, сәләтле яшь авторларга “Рухият” фонды гамәлгә куйган С.Сөләйманова премиясе тапшырыла.  Бу, әлбәттә инде, Татарстан әдәбиятын алга таба үстерү һәм иҗади яшьләргә ярдәм итүгә зур өлеш кертү булып тора. Нефтьчедән журналист һәм язучыга әйләнгән Тукай премиясе лауреаты Марсель Зарипов биредә, Әлмәттә, болай дигән: “Нефтьне белемле, рухи яктан бай кешеләр күтәрергә тиеш. Нефтьчеләрнең каләм һәм кәгазь осталарын бәяләве язучы сүзенең бәһасен белүләре турында сөйли. Сүз – кешенең көч-куәте полководецы. Язучының илаһи сүзенннән башка гына бик аз вакыт  – бер кешенең гомер озынлыгы чамасы вакыт эчендә өч миллиард тонна нефть чыгаруга ирешелмәгән булыр иде.   Вөҗдан һәм хәтер – нәзберек төшенчәләр, тутыкмасын, мүк белән капланмасын өчен аларны даими яңартып тору кирәк. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне гамәлгә кую һәм тапшыру, халык язучыларына истәлек такталарын урнаштыру нефтьчеләр шәһәренең бу хакта онытмавын күрсәтә”.

Әлмәт шәһәренең туган як музее 1994 елда ачылган. Музей, халык хәтеренең көзгедәге чагылышы кебек, кечкенә генә татар авылының ничек итеп заманча матур шәһәргә – Татарстанның нефть төбәге башкаласына әйләнүе турында сөйләүче экспонатларны кадерләп саклый. Биредә борынгы чорларны колачлаган бөтен туган як тарихы белән танышырга була. Әйтик, Тайсуган хәзинәсе – эш кораллары, сугыш кораллары, ат дирбиясе детальләре һәм казан  XV-XVI гасырларга, ягъни Казан ханлыгы чорына карый.

Һәр халыкның – үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре.  XIX гасыр азагында татар ихатасының эчке һәм тышкы күренеше музейга килүчеләрне  XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башларында халыкның матди тормышын чагылдырган көнкүреш әйберләре, кием-салымы,бизәнү-ясану әйберләре белән таныштыра. Бөек Ватан сугышы турында экспозиция бүлегендә якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары турында материаллар, “катюша”лар дивизионының легендар командиры Б.А.Йосыповның личное делосы музейга килүчеләрнең берсен дә битараф калдырмый. Бөек татар шагыйрәсе С.Сөләйманова (1926-1980) истәлегенә булдырылган мемориаль комплекс исә бөтенләй дә тиңдәшсез ядкәр булып тора: биредә шагыйрәнең көнкүреш һәм шәхси әйберләре урын алган.

Музей хезмәткәрләре, музей өчен иң кадерле әйбер – хәтта фонд саклагыч “пәрдәсен” дә берникадәр ачып, хезмәткәрләребез өчен гаять кызык экскурсия үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования