Чистай районында ведомствоара комиссия узды

2018 елның 19 июне, сишәмбе

2018 елның 14 маенда Чистай муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Комиссия эшендә Чистай муниципаль районы хакимияте башлыгы Д.И.Иванов, контрольлек һәм хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәтләре вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары,  «Алкоторг» ҖЧҖ һәм районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Комиссия Чистай районының хәмер базарындагы гомуми хәлгә кагылышлы мәсьәләләрне, шул исәптән:

- 2018 елның 5 ае йомгаклары буенча хәмер базарының торышы;

- районның республикадагы башка муниципаль берәмлекләр арасындагы рейтингы;

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу очракларын ачыклау һәм мондый хәлләргә юл куймау чаралары турында;

- хәмердән агулану һәм эчкечелекне кисәтү турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозган өчен штрафлар түләтү турында;

-  «Алкоторг» ҖЧҖнең сәүдә вәкилләре эше турында мәсьәләләрне карады.

Комиссия районда легаль хәмер продукциясен сату күләме кимүгә юл куймау зарурилыгын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның район башкарма комитеты белән берлектә эшләвенең җайга салынуын, әмма районда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан тиешенчә файдаланылмавын билгеләп үтте. Комиссия эшенә йомгак ясаганда, утырышта катнашучыларга нәкъ менә шул кимчелеккә күрсәтеп үтелде.

Комиссия эшенең нәтиҗәсен арттыру өчен, хәмер базарындагы вәзгыятьне яхшырту буенча тиешле карарларны  үзвакытында кабул итү максатыннан чыгып, хәмер базарының торышына даими анализ ясау, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы белән эшләүне көчәйтү, җирле массакүләм мәгълүмат чараларында үткәрелә торган эш нәтиҗәләрен яктырту тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International