Татар Янтыгы авылында күчмә кабул итү

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Лаеш муниципаль районының Татар Янтыгы авылында гражданнарны кабул итү чарасының чираттагысын үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итүләрнең, график нигезендә, ведомство компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча үткәрелеп килүен билгеләп үтәргә кирәк.
Кабул итүдә авылда яшәүче 9 кеше үзләрен борчыган сораулары белән мөрәҗәгать итте.
 Шулай итеп, аларга түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде:
•     техник яктан катлаулы сыйфатсыз товар сатып алу турында;
•    таләпләр кую сроклары турында;
•    мебель ясау һәм китереп бирүгә заказларны үтәү срокларын бозу;
•    сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;
•    сыйфатсыз товарларга, шул исәптән сыйфатсыз азык-төлеккә таләпләр кую сроклары турында.
Өстәмә рәвештә гражданнарга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992  ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар да уздырды әле.
Аларга сатып алучыларга товарлар, шулай ук сатучы турында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләренең ничек эшләнергә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүенең нинди документлар белән расланырга тиешлеге турында, тикшерү узган үлчәү җиһазын булдыру зарурилыгы турында аңлатып үтелде һәм бу җәһәттән тиешле киңәш-табышлар бирелде.
Моннан тыш, шул исәптән, хәмер базарында закон бозуларны кисәтү өчен дә эшләп килүче “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы (https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov) турында да сөйләп үтелде.
Агарту эшенең һәр этабы чараларда катнашучыларга куллану базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләргә ачыклык керткән мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасын тарату белән төгәлләнде.
Әйтергә кирәк, күчмә кабул итүләр вакытында кулланучылар белән әнә шундый очрашулар үткәрү традициягә әйләнде инде. Авылларда мондый чаралар һәрвакыт көтеп алына.  Чөнки алар гражданнарыбызга үзләрен борчыган мәсьәләләрне авылдан чыгып китмичә, урында гына хәл кылу мөмкинлеге бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International