Мамадыш районында ведомствоара комиссия утырышы үткәрелде

2018 елның 22 июне, җомга

2018 елның 19 июнендә Мамадыш районында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары М.Р.Хуҗаҗанов, салым хезмәте вәкилләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

2018 елның 5 аенда хәмер продукциясен сатуга ясалган анализдан күренгәнчә, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда хәмер сату күләме 6%ка кимегән. Алкогольле продукциясенең легаль ваклап сату базарындагы хәлләрнең мөшкелләнүенә, һичшиксез, бу продукцияне легаль булмаган әйләнештә йөртү факторы йогынты ясый. 2018 елның 5 аенда Мамадыш районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә 11 закон бозу очрагы (узган елның шушы ук чорында – 10) ачыкланган. Контрольлек итүче барлык органнарга Мамадыш районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау эшен дәвам иттерү турында карарга киленде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International