Тукай районында – ведомствоара комиссия

2018 елның 26 июне, сишәмбе

2018 елның 25 июнендә Тукай районында Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

2018 елның 5 аенда хәмер продукциясен сату буенча ясалган анализдан күренгәнчә, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда хәмер сату күләме 6%ка кимегән.  Ваклап сату базарында алкогольле продукцияне легаль сату күләме кимүгә, һичшиксез, әлеге продукциянең легаль булмаган әйләнеше факторлары йогынты ясый. 2018 елның 5 аенда Тукай районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә 6 закон бозу очрагы (2017 елның шушы ук чорында – 6) ачыкланган. Контрольлек итүче барлык органнарга Тукай районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау эшен дәвам иттерү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International