Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Казанда 2018 елгы FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле чараларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан чыгып, мобиль төркемнәр составында сәүдә объектларына һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле продукцияне ваклап сату һәм куллануга карата чикләүләрнең ни рәвешле үтәлүен ачыклау максатыннан мониторинг үткәреп килә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.04.2018 ел, № 306 карарының №1-7 кушымталары нигезендә, пыяла савытта алкогольле продукцияне сату һәм куллану (шул исәптән җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтелгәндә) рөхсәт ителми.
Мониторинг барышында “Көньяк” автовокзалы” һәм “Казан” халыкара аэропорты” территорияләре чикләрендә пыяла савыттагы хәмер продукциясен сату һәм куллану ачыкланмады. Шулай да башка закон бозу очраклары: 22.00 сәгатьтән соң сыра сатуның – 4 очрагы, барларда бөкесен ачмыйча гына сыра сатуның 4 очрагы билгеләнде.
Гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзеләчәк.