Каян килгән бу хәмер?

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

2018 елның 3 июлендә ТР Дәүләт алкоголь алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Яңа Чишмә районының  Слобода Екатерининская авылында урнашкан «Анюта» кибетендә киштә астына яшерелгән ике шешә хәмер продукциясенә –  «Усадская хлебная» аракысы һәм  «Домашнее» шәрабенә тап булды. Моннан тыш кибеттә бөкесе ачылган ике шешә «Усадская хлебная» аракысы да табылды. Әллә инде кибеттә “киштә астыннан” гына чәркәләп аракы саталармы, әллә сатучылар “касса яныннан кимичә генә” хәмер чөмереп утыралармы?..

Кибеттә  хосусый эшмәкәр сәүдә эшчәнлеге алып бара. Аның хәмер продукциясен сатуга лицензиясе юк һәм була да алмый. Алайса бирегә хәмер каян килгән соң?

Эшмәкәр әйтүенчә, бөкесе ачылган ике шешә «Усадская хлебная» кибет түбәсен ремонтлаган эшчеләрне сыйлаганнан калган икән. Тагын ике шешә хәмер: аракы һәм шәрабның каян килеп эләгүен кибет хуҗасы үзе дә аңлата алмаган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә. Аның йомгаклары буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International