Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы башланды

2018 елның 27 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2018 елның 1 августыннан 2018 елның 15 октябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киңрәк яктыртуга җәлеп итү максатыннан чыгып үткәрелә.

Конкурсның төп максатлары:  кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга үзләреннән саллы өлеш керткән журналистларны иҗади яктан кызыксындыру; массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту ысулларын һәм формаларын камилләштерү;  кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарын агарту эшен үстерү.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

«Татарстан Республикасында басма массакүләм мәгълүмат чараларында  кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы язма”;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)”;

«Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү юнәлешендә эшләүче иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе”;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын  яктырту буенча иң яхшы интернет-басма”.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар катнашырга мөмкин.

Конкурска түбәндәге конкурс хезмәтләре кабул ителә:

- кимендә 15 секундлык булып,  МР4 форматында, CD- яисә DVD-дискка һәм (яки) флеш-картага яздыру өчен актив сылтама (ссылка) рәвешендә тапшырылган телевизион хезмәтләр (программалар, махсус репортажлар, телесюжетлар цикллары һәм башка телевизион хезмәтләр);

- кимендә 15 секундлык булып,  МР4 форматында, CD- яисә DVD-дискка һәм (яки) флеш-картага яздыру өчен актив сылтама (ссылка) рәвешендә тапшырылган радиосюжетлар (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар цикллары)

- юридик зат җитәкчесе имзасы һәм мөһере (булганда), яки, физик затлар өчен – автор имзасы белән расланган, кимендә 1500 билгедән торган, төп нөсхәдә һәм (яки) күчермәсе һәм (яки) сканлаштырып тапшырылган, басма, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында, газеталарда (журналлар, альманахларда) басылган язмалар (язмалар сериясе, махсус чыгарылышлар).

Конкурс хезмәтләре, Конкурс турында нигезләмәдә күрсәтелгән документлар белән бергә, 2018 елның 15 октябренә кадәр, “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсына” дигән билге белән, түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырыла: 420107, Татарстан Республикасы, Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й., китереп бирелә, почта яки электрон почта (konkurs.zpp@tatar.ru) аша тапшырыла.

Белешмәләр алу өчен телефоннар: (843) 277-94-99, 277-94-95.

2018 елның ноябрендә конкурска йомгак ясала.

Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау буенча порталына (http://tatzpp.ru/) “Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга конкурс” бүлегенә (tatzpp.ru/tree/show/31722) урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International