Беркайчан да соң түгел!

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Заманча тормышыбыз үз шартларын куеп кына тора: шулай итеп, без күпкә өлгерергә, күпне белергә һәм күп уңайлыклардан файдалануны теләргә мәҗбүрбез. Ә инде товар сатучылар һәм аны җибәрүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләрнең гармонияле булуына ирешү өчен безгә кулланучы буларак хокукларыбыз һәм бурычларыбызны белеп тору бик кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре гражданнарыбызга кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүматлар ирештерү максатыннан, репсублика башкаласының Карбышев урамында урнашкан азык-төлек супермаркетлары челтәрендә булып кайтты.

Шулай итеп, бу урамда урнашкан  «Магнит», «Пятерочка», «Бристоль» һәм «Эдельвейс» кибетләренең товарларны төрү өчен билгеләнгән өстәлләренә һәм администраторлар стойкаларына җәеп салынган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең буклетлар рәвешендәге мәгълүмати продукциясен супермаркетларга килгән халык күз ачып йомганчы алып бетерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International