Саба районы Тимершык авылында гражданнарны кабул итү

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

2018 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов Саба муниципаль районының Тимершык авылында яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Кабул итүнең максаты – куллану базары өлкәсендәге законнар  буенча халыкның аң-белемнәрен үстерү, куллану базарында мөстәкыйль һәм дөрес күнекмәләргә өйрәтү.

Кабул итүдә Тимершык авылында яшәүчеләр сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган төрле хәлләр буенча фикер алышуда катнашты, намуссыз сатучыларга юлыкканда теге яки бу низаг килеп чыгу очрагында үз хокукларын ничегрәк яклау мәсьәләсе белән кызыксынды. Сорауларның төп өлеше электроникага кагылышлы булды, чөнки электрон техника товарларының бик күп категорияләре катлаулы товарлар өлкәсенә кергәнлектән, аларны алыштыру һәм кире кайтару кыенга туры килә бит.

Шулай итеп, чарага җыелган барча халык ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләреннән сыйфатсыз товарга юлыкканда кулланучы буларак үз хокукларын нәтиҗәле яклау мәсьәләсе буенча тулы һәм кыйммәтле киңәшләр ишетүгә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International