Кукмара районы Пычак авылында гражданнарны кабул итү

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

2018 елның 10 августында Кукмара районы Пычак авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинова алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку уздырды.

Чарада сәүдә өлкәсенә, тәгаенләп әйткәндә, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләр килеп туган очракларда аларны хәл кылу мәсьәләләре каралды. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрбарчасына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге һ.б. нигезендә квалификацияле, тулы аңлатмалар бирелде.

Чарада катнашучыларның барчасына «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары, кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм алга таба элемтәгә керү өчен адреслар, телефон номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International