Бурычлылар янында булып кайттык

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Зеленодол районы суд приставлары бүлеге суд приставлары-башкаручылар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозган өчен салынган штраф түләмәүчеләрне даими рәвештә барлап, бурычларын түләтү эше алып бара.

9 августта Зеленодол районы Васильево бистәсе территориясендә дә әнә шундый рейд үткәрелде. Хезмәткәрләребез бу көнне бурычлы 5 кеше янында булып кайтты. Алар эш урынында, яшәү урынында “тотылды”.

Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, мондый рейдларның нәтиҗәсе һәм файдасы бик зур. Ник дигәндә, алар барышында бурычны өлешчә һәм хәтта тулысынча түләтүгә ирешелә. Рейдлар вакытында үткәрелгән әңгәмәдән соң штраф түләмәүчеләр килеп туган хәлләрнең бөтен җитдилеген аңлый. Шуннан инде бурычларын түләү нияте белән үзләре үк суд приставлары бүлегенә килеп җитә. Рейд үткәрелгәннән соң штраф түләмәүчеләрнең штраф түләү өчен квитанция тутыруда ярдәм итүне сорап территориаль органга да килеп чыгу очраклары бар.

Безнең белешмә: Административ штрафны Административ хокук бозулар турында кодекста күздә тотылган срокта түләмәү түләнелмәгән административ штраф суммасыннан ике тапкырга зуррак күләмдә, әмма бер мең сумнан да кимрәк булмаган күләмдә, административ штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест салуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итүгә китерә.

Шул ук вакытта штраф түләмәгән өчен җәза чарасы күрү штрафны түләү бурычыннан коткармый. Димәк, штрафны вакытында түләү очсызгарак төшә.

Бу юнәлештәге эш алга таба да дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International