Халык белән очрашу

2018 елның 17 августы, җомга

2018 елның 16 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Чистай муниципаль районының Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан чыгып,  «Луч» бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.

Чара авыл җирлеге башлыгы катнашында үткәрелде. Гражданнарны кабул итү барышында, кулланучылар хокукларын яклау турында мәсьәләләрдән тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.

Куллану базары өлкәсендә закон бозу очракларының ишәюе турында мәсьәләләрне карап тикшергәндә, “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” Федераль законның кайбер статьялары аңлатылды.

Чара барышында кулланучыларга буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International