Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре “Иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре” дигән республика конкурсында катнашты

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасында иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре” конкурсының беренче этабы тәмам. Анда катнашучылар ике көн дәвамында төрле сынаулар аша үтте: законнарны (шул исәптән коррупциягә каршы норматив-хокукый актларны) һәм дәүләт символларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү өчен тест сорауларына җаваплар бирде, шулай ук татар теле һәм чит телләр буенча тест сынавы аша узды, рус теленнән диктант язды.

Конкурста катнашучылар электрон документлар әйләнеше, хезмәт урынында тәртип этикасы, республика географиясе кебек өлкәләрдә үзләренең белемнәрен күрсәтте. Спорт этабы аеруча кызыклы узды: дәүләт хезәткәрләре шәхсән уңышларын гына түгел, бәлки әле команда ярышларында да нигә сәләтле булуларын күрсәтте.

Бер ай чамасы узганнан соң конкурсның икенче этабына үткән дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең исемнәре мәгълүм булачак.

Әлеге конкурста Татарстан Республикасы Дәүләт  алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты. Без быел үз хезмәткәрләребезнең дә конкурс номинацияләрендә җиңүчеләргә әйләнәсенә ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International