Пенсионерларның көндезге үзәгендә лекция-әңгәмә

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

2018 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча лекция-әңгәмә үткәрде.

Лекция алдыннан үзәккә җыелган өлкәннәргә кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлардан торган төрле буклетлар тапшырылды. Лекция тыңлаучыларга иң элек Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республикабызның куллану базарындагы эшчәнлеге турында сөйләп үтелде.  “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы  системасын үстерү” программасы (максаты – республикада кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыру, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне куллану базарын үстерү) кыскача гына бәян ителде. “Экстремистлыкка – Юк дибез!” декадасын үткәрү буенча чаралар планын үтәү йөзеннән, дөньякүләм әһәмиятле әлеге проблемага тукталып үтелде.

Шуннан соң кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен карауга күчелде. Бу мәсьәләләр асылда сыйфатсыз ризыклар, шулай ук сыйфатсыз башка товарлар сатып алуга бәйле иде.

Территориаль орган хезмәткәрләре өлкәннәрне кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар бирде. Алга таба да теге яки бу сораулар килеп чыккан очракта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша яки шәхсән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International