Илкүләм кросс – 2018 ярышларында катнаштык

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

2018 елның 15 сентябрендә Чаллыда бик күпләрне җыйган зур спорт һәм йөгерү бәйрәме: “Татарстан кроссы-2018” республика күләмендәге массакүләм ярышлар узды. Стартка мәктәпкәчә уку йортларыннан һәм гомуми белем бирү мәктәпләреннән 40 меңнән артыграк кеше, вузлар студентлары һәм шәһәрнең хезмәт коллективлары чыкты. Җиңел атлетика буенча ярышлар Яр буе паркы мәйданында үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә йөгерүдән читтә калмады. Әйе, Чаллы территориаль органы коллективы хезмәтендә югары нәтиҗәләр күрсәтеп, бик дус һәм тату эшләү генә түгел, шәһәребезнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша.

Кыскасы, бик тә матур әлеге спорт чарасы шәһәребездә яшәүчеләрне дә, кунакларны да битараф калдырмады. Бөтен илне, барлык спорт сөючеләрне берләштереп, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаган вакыйга булды бу!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International