2018 елның 18 сентябрендә Кукмара районы Урта Кумор авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде.
Чарада сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм килеп туган төрле хәлләрдән чыгу юллары каралды. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки шундый ук үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яисә комплектациядәге башка товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмат-агарту характерындагы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы санын өләшү белән үрелеп барды.