Авиатөзелеш районында – көзге ярминкә

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Ел саен районнарда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Шундый ярминкәләрнең берсе Халыкара өлкәннәр көне алдыннан – 28 сентябрьдә Казан шәһәре Авиатөзелеш районында узды. Ярминкәдә республика товар җитештерүчеләре продукциясенең бик зур ассортименты тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре дә көзге ярминкәгә үзеннән өлеш кертте – бирегә килгән халык кирәкле товар сатып алу гына түгел, бәлки әле кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр ишетүгә дә иреште.

Сатучылар белән әңгәмдә кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысуллары һәм тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру мәсьәләләрен хәл кылганда якларның хокуклары һәм бурычлары, претензияләрне карап тикшерү сроклары каралды. Продуктларны саклауның температура режимын, яраклылык срогын үтәү зарурилыгы сатучыларның аерым игътибар үзәгенә алынды.

Сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл кылу өчен дәүләт оешмаларының адреслары һәм телефон номерлары җиткерелде: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, тел.277-94-96, 570-68-93 (Казан ш., Һ.Такташ ур., 94 й.;  «Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсе, тел.238-98-54 (Казан ш., Зур Кызыл ур., 30 й.), тел.221-90-16 (Казан ш, Сеченов ур., 13А й.).   
Ярминкә барышында гражданнарга кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматлар урын алган белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International