“Пенсионерлар хокуклары” дигән мәгълүмат атнасы үткәрелә

2018 елның 5 октябре, җомга

Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә “Пенсионерлар хокуклары” дигән мәгълүмат атнасы үткәрелә. Китапханәнең хокукый мәгълүмат үзәге “Правовое поле пенсионера” дигән күргәзмә,  «Пенсионный навигатор», «Консультант Плюс на защите прав пенсионеров», «Грамотный потребитель» дигән буклетлар урын алган мәгълүмати өстәл әзерләде.

3 октябрь көнне юрист Г.Б.Габделбәрова “Пенсионерларның хокуклары һәм ташламалары” дигән темага чыгыш ясады. “Түбән Кама ш. Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы хезмәткәре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучы буларак үзләренең хокукларын ничек якларга кирәклеге турында сөйләде. Консультациядә пенсионерлар бик күп файдалы мәгълүматлар алуга, берочтан хокук һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бик күп сорауларына җаваплар табуга иреште.
Чара кунаклары үзләрен кызыксындырган темаларга рәхәтләнеп буклетлар сайлап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International