Өлкәннәрне хөрмәтләдек

5 октябрь 2018 ел., җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, күп еллык традицияләргә тугры калып, ветераннарга илтифат күрсәтте.

Хезмәткәрләребез Чаллы шәһәрендә “Хезмәт ветераннары өчен пансионат”та һәм “Изгелек” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә булып кайтты.

Әйтергә кирәк, әлеге учреждениеләр белән тыгыз хезмәттәшлек инде әллә кайчан чын дуслыкка әверелде. Кулланучылар хокукларын яклау белгечләре һәр бәйрәм саен ял итүчеләр белән очрашулар үткәрергә тырыша. Икенче октябрьдә   бирегә килгән абый-апаларны Өлкәннәр көне белән котлап, аларга нык сәламәтлек, якыннарының кайгырту һәм игътибарын, тирәсендәгеләрнең игътибар-хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләдек.

Очрашулар вакытында, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” №2300-1 РФ Законын,  “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19 гыйнвар, 1998  ел, N 55 РФ Хөкүмәте карарын аңлату нигезендә, ял итүчеләр белән агарту эше дә алып барыла әле. Бу юлы да өлкәннәребезгә куллану базарында хокукларны яклау өлкәсендәге сорауларына җаваплар бирелде, мисал үрнәгендә претензия хатын ничек төзергә кирәклеге аңлатылды.

Ялгызларга һәм өлкән яшьтәгеләргә илтифат күрсәтү – изге эш ул! Аларга бәйрәм көнендә генә түгел, ел әйләнәсендә күңел җылысын кызганмасак иде, чөнки өлкән буын аңа шуның кадәр мохтаҗ!

Очрашу “Картаямыни соң йөрәк!”җырын күмәк җырлау белән төгәлләнде.

Ял итүчеләргә буклетлар, «Вестник потребителя» вакытлы басмасы таратылды, Чаллы территориаль органының “Кайнар линия” телефоны (71-43-03) эше турында сөйләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования