Лениногорскида ветераннар белән очрашу

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында Лениногорск шәһәре ветераннары һәм пенсионерлары янында булып кайтты.

Иң элек “Россиянең хезмәттәге батырлыгы” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының “Россия ветераннары партиясе” төбәкара үзәгенең “Ватаныбыз геройлары – якташларыбыз” мемориаль үзәгендә бик әһәмиятле чара булып узды. Анда ветераннарның шәһәр-район советы рәисе М.Ш.Исхаков белән берлектә лаеклы ветераннарыбыз, шәһәрнең мактаулы гражданнары, пенсионерлар җыелды. Чараның максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатудан гыйбарәт иде. Котлаулар һәм таныштыру максатындагы лекциядән соң сораулар яуды. Чарага җыелган халыкны сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру кагыйдәләре, товардагы кимчелекләргә карата таләпләр кую сроклары, техник яктан катлаулы товар сыйфатсыз булып чыкканда, нишләргә, дигән сорауга җавап, Интернет аша товарлар сатып алу мәсьәләләре һ.б. кызыксындырды. Аларның барысына да квалификацияле, тулы җаваплар бирелде.

Шуннан соң чаралар Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе Лениногорск бүлегендә дәвам итте. Биредә бәйрәм хөрмәтенә шәһәр һәм район пенсионерларының сәнгать хезмәтләре күргәзмәсе оештырылды.

Өлкәннәребез биредә дә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табуга иреште. Аларның һәрбарчасына  «Вестник потребителя» газеталары, буклетлар таратылды. Очрашулардан барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International