«Форпост» өчен чара уздырдык

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

2018 елның 9 октябрендә Әлмәт шәһәрендә “Форпост” җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) һәм эшче оешмалары үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.А.Васенькина “Халык контроле” Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасында алкогольле продукция сатуда закон бозулар буенча хәбәрләр урнаштыру һәм модерация кагыйдәләре буенча өйрәтү характерында семинар үткәрде. Чарага Әлмәт муниципаль районының яшьләр хокук саклау хәрәкәте җәлеп ителде. Семинарда шәһәрнең югары һәм урта махсус уку йортлары: АКФК, АГНИ, АПТ һәм Тимирясов исемендәге КИУ студентлар отрядлары лидерлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования