Кама Тамагы районында – Сыйфат көне

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече А.Хафизова һәм “Роспотребнадзор” ТР (Татарстан) буенча идарәсе Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге белгече Л.Сафина “Кооператор” ҖЧҖнең «24 часа» кибетендә ТР Кама Тамагы муниципаль районында яшәүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.  Очрашу барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы һәм “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре” 19.01.1998 ел, №55 РФ Хөкүмәте карары таләпләре аңлатылды, “Бөтендөнья сыйфат көне” тарихы турында сөйләп үтелде. Шулай ук районыбызның сәүдә предприятиеләрендә сатыла торган продукция турында күп сөйләнелде. Районда яшәүчеләрне, сыйфатлы товарны сыйфатсызыннан ничек аерырга, азык-төлек һәм сәнәгать товарларында нинди мәгълүматлар булырга тиеш, сыйфатсыз товарлар сатып алганда нинди таләпләр куярга кирәк, дигән сорауларга җаваплар кызыксындырды. Шуннан соң очрашу әңгәмә рәвешен алып, аның барышында кулланучыларга претензияләр кую ысуллары һәм тәртибенә, төрле бәхәсле хәлләрне карап тикшергәндә якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы бик күп сораулар бирелде.  Чарага җыелган халыкны сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм башкасына алыштыру мәсьәләсе, товарларга карата таләпләр кую сроклары, кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге, кулланучыларга кирәкле мәгълүматлар бирү ысуллары һәм бу мәгълүматларның составы кызыксындырды.

 Белгечләребез барлык сорауларга тулы җаваплар бирде. Чарада катнашучыларның барчасына буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саны таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International