2018 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була. Анда республика сәүдә объектларында сатыла торган виски дегустацияләнәчәк.

Чарада чит илләрдән кертелгән, Россия һәм республикада җитештерелгән 10 виски үрнәгенең тәмен татып карау тәкъдим ителәчәк.

Тәкъдим ителгән үрнәкләрнең ваклап сату бәясе 0,5 сыешлы бер шешәсе өчен  402 – 700 сум тәшкил итә.

Үрнәкләр шәһәрнең сәүдә челтәрендә сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International