Закон бозучы –Түбән Камадан

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Агымдагы елның ноябрендә Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Яшел Үзән шәһәрендәге кафеларның берсендә лицензиягә ия булмаган килеш кенә зур градуслы хәмер сатылуы турында хәбәр алынды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгату хакында билгеләмә чыгарып, административ тикшерү үткәрүне билгеләде. РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән кафены тикшерү барышында, чыннан да, федераль законга каршы килеп, тиешле лицензиягә ия булмаган килеш һәм җитештерү, әйләнештә йөртүнең легальлеген раслаган товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә хәмер продукциясен сату факты билгеләнде. Нәтиҗәдә  58,8 л күләмендә элита хәмерен легаль булмаган әйләнештән алырга туры килде.

Тикшерү барышында законсыз эшчәнлекне Түбән Кама егете оештырганлыгы мәгълүм булды. Тикшерү нигезендә, менюда тәкъдим ителеп, бар стойкасына, киштәгә куелган продукциянең Казан, Яшел Үзән һәм Волжск шәһәрләре сәүдә челтәрләреннән сатып алынганлыгы билгеләнде.

Административ тикшерү дәвам итә. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.

Ә инде дөрес хәбәр ирештерүчене акчалата бүләк көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International