«Пятерочка» да дегустация узды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Чаллы шәһәре һәм Тукай районындагы «Пятерочка» кибетләренең ваклап сату челтәре үз кулланучыларын яңа ризыклар белән таныштыруын дәвам итеп, даими рәвештә дегустация өстәлләрен оештыра.

Бу юлы «Южморрыбфлот» акционерлык җәмгыяте (Россия, Находка ш.) җитештергән продукцияне дегустацияләүгә калай банкада 245 граммлы «Горбуша натуральная» консервы чыгарылды.

Табигый горбуша балыгыннан җитештерелгән консервны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә авыз итте. ГОСТ 32156-2013 буенча җитештерелгән продукция кибеткә килүчеләрнең һәммәсенең күңеленә хуш килде. Үтә күренмәле маринадтагы сусыл, хуш исле эре горбуша кисәкләре, чыннан да, авыз суларын китерерлек дәрәҗәдә бик тәмле иде! Горбушаның тәмен татып караучыларның барысы да диярлек «Горбуша Натуральная» консервын сатып алып, өенә алып китәргә ашыкты. Башкача мөмкин дә түгел,  химик өстәмәләр кушылмаган, бәясе һәм сыйфаты ягыннан күзгә күренерлек бернинди дә кимчелекләре булмаган табигый продукт ич!

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сатып алучылар белән аралашып алырга да вакыт тапты әле. Аларның һәркайсына буклетлар тапшырылды, куллану базарындагы закон бозуларга бәйле сорауларына җаваплар бирелде, “Кайнар линия” телефоны турында мәгълүматлар ирештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International