Мәгълүматлы булу – уңышка тәүге адым ясау, дигән сүз

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 4 декабрендә, инвалидлар декадасы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь  инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина ТР Күп функцияле үзәгенең  Әтнә районы филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка киңәш-табышлар бирде.

Чара барышында товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар хокуклары; сыйфатсыз хезмәт күрсәтелү очрагында гамәлләр тәртибе, сыйфатсыз товарны алыштыру мәсьәләсе һ.б. яктыртылды. Кулланучыларга товарлар яки хезмәт күрсәтүләрне көчләп такканда үзеңне ничек тотарга, килешүләр төзегәндә нәрсәләргә игътибар итәргә, кулланучы буларак хокуклары санга сугылмаганда кайларга мөрәҗәгать итәргә икәненә өйрәтелде; аларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча белешмәлекләр, территориаль орган реквизитлары урын алган визиткалар таратылды. Шулай ук “Халык контроле” системасы турында мәгълүматлар ирештерелде.

Консультация пункты эше барышында барлыгы 8 кешегә киңәш-табыш бирелде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барчасына гамәлдәге законнар нигезендә тәфсилле аңлатмалар ирештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International