Инвалидлар декадасында – Базарлы Матак авылында чаралар

2018 елның 7 декабре, җомга

2018 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Әлки районы Базарлы Матак авылында, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.

Чаралар, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату йөзеннән, Базарлы Матак авылында яшәүчеләрне территориаль орган начальнигы тарафыннан кабул итүне, Әлки муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрүне, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең гимназия укучылары өчен куллану белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештыруда катнашуны, күп функцияле үзәктә һәм “Олимп” кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәлләре, пенсионерлар өчен лекция, «Наталья» чәчтарашханәсендә семинар-уку уздыруны һәм «Алып Хан» сәүдә йортында дежур торуны үз эченә алды.

Халыкара инвалидлар көненең, БМО Генераль ассамблеясенең   14 октябрь, 1992 елгы  47/3 резолюциясе нигезендә, бөтен дөнья күләмендә ел саен үткәрелеп килүен искә төшерик. Аның максаты – җәмгыятебез тормышының барлык өлкәләрендә инвалидлар хокукларын яклауга этәргеч бирү, шулай ук киң җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге чараларда һәр ел саен бик актив катнаша.

Консультация өстәлләре, семинарлар һәм дежур тору барышында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФдә Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш  “Вөҗдан һәм намус кушуы буенча яшәргә” дигән темага хокук белемнәренә өйрәтү булды, шулай ук “Коррупциягә каршы көрәш турында” РФ Законы аңлатылды.

Чаралар үткәрү барышында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар арасында төрле белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International