2018 елгы Олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү

2018 елның 7 декабре, җомга

Барыбызга да мәгълүм булганча, республикабызда “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” максатчан программасы кабул ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аның координаторы итеп билгеләнде. Куллану белемнәрен үстерү эшчәнлеге, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белеме нигезләре буенча олимпиада үткәрү программаның өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Сүз уңаеннан, куллану белеме нигезләрен белүнең һәркайсыбызга көннән-көн кирәгрәккә әйләнеп баруын билгеләп үтәргә кирәк.

Олимпиада республикабызда менә инде алты ел рәттән үткәрелде. Агымдагы елда “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика олимпиадасында Татарстан Республикасының  8-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары арасыннан җәмгысе 6285 егет-кыз катнашырга теләк белдерде.  Әйтергә кирәк, олимпиадада көч сынашырга теләүчеләр елдан-ел ишәя. Мисалга, 2013 елда анда нибары 500 кеше катнашса, 2014 елда –800ләп,  2015 елда –1800, 2016 елда -  2400дән артыграк, 2017 елда -  4000нән күп,  ә инде 2018 елда – 6285 укучы катнашты. Әлеге юнәлешкә карата кызыксынуның артуы, үсеп килүче буынның активрак була баруы турында сөйли бу.

Үзләштерелгән куллану белемнәре мәктәп укучыларына бик күп төрле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр чолганышында югалып калмаска, шулар арасыннан иң кирәклеләрен генә сайлап алырга һәм, кулланучы буларак, хокуклары санга сугылмаган очракларда дөрес гамәлләр кылырга өйрәтә.

Олимпиаданың 1 этабы  www.tatzpp.ru сайтында, дистанция ысулы белән, тест рәвешендә уздырылды;

2 этабы да дистанция ысулы белән, кулланучылар хокукларын яклауга бәйле темага эссе язу рәвешендә үткәрелде.

Олимпиаданың йомгаклау этабына 84 егет-кыз узды. Быел конкурсның соңгы этабы Казан һәм Менделеев шәһәрләрендә үткәрелде.

Олимпиада жюриенә республиканың әйдәп баручы вузлары укытучылары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре керде. Комиссиягә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов җитәкчелек итте.

Олимпиаданың соңгы этабында катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларга тест үткәрү барышында, шулай ук практик биремне үтәгәндә куллану белемнәрен бик тә яхшы үзләштергәнлекләрен күрсәтте. Балалар куллану законына бәйле үтә  катлаулы сорауларга, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, РФ Гражданлык кодексы статьяларына, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һ.б. таянып, дөрес һәм тулы җаваплар бирде.

Өченче этапның барлык конкурс процедуралары йомгаклары буенча 11 нче сыйныф укучысы Ильина Вероника Алексеевна кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бик тирән белемнәргә ия булуын күрсәтеп, Татарстан Республикасы 10-11 сыйныфлары укучылары арасында абсолют җиңүчегә әйләнде.

9нчы сыйныф укучысы Исаева Дарья Николаевна да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә искиткеч шәп белемнәр үзләштерүгә ирешкәнлеген күрсәтеп, Татарстан Республикасы 8-9 сыйныфлары укучылары арасында абсолют җиңүчегә әйләнде.

Абсолют җиңүче кызларның икесенең дә Казан шәһәре 159 лицеенда укуын билгеләп үтү мөһим.

Нуретдинова Алсу Айрат кызы һәм Сергеева Милена Георгиевна “Куллану белемнәрен өйрәнүдәге уңышлары өчен” номинациясендә җиңүчегә әйләнде.

Ә инде Вәлиуллина Сабина Альберт кызы “Җиңүгә һәм куллану законын өйрәнүгә омтылыш өчен” номинациясендә җиңде.

Киләсе елда олимпиадада башка мәктәпләр укучыларының да яңа көч-дәрт һәм кәеф-рух белән катнашуларына өметләнеп калабыз.

Укучыларны олимпиадага уңышлы төстә әзерләүдә, әлбәттә инде, укытучыларның да өлеше гаять зур. Педагоглары аларга бу олимпиадада гына түгел, соңыннан тормышта да кирәге чыгачак белемнәр бирә ләбаса!

Шулай итеп, Татарстан Республикасында куллану белемнәре системасын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән өчен түбәндәге педагоглар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рәфис Тимерхан улы Борһанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтхановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

159 нчы лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ештокина Елена Владимировна;

159 нчы лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Вәлишина Динә Шамил кызы.

159 нчы лицейда белем алучы балалар олимпиадада ел саен бик шәп нәтиҗәләр күрсәтеп килә. Гомумән, Казан шәһәренең әлеге лицее укучылары үзләрен Татарстан Республикасында иң югары дәрәҗәдә куллану блемнәренә ия булучылар буларак танытты. Моңа бәйле рәвештә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов лицей директоры Заһидуллина Сәвия Хафиз кызына да җиңүче дипломын тапшырды.

Ә инде бүләкләү тантанасы алдыннан лицейда укучылар тигез сафларга тезелешеп басты: балалар һәм лицей җитәкчелеге әзерләгән чыгыш булды, бәйрәм тамашасы күрсәтелде. Чараның мактаулы кунаклары арасында Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Алиев Булат Рафаил улы да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International