Кайбыч районы кибетендә уку

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан шәхси эшкуар Ф.К. Камалиев кибетендә сатучылар белән укулар үткәрелде. Кибеттә киң ассортиментлы азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар ваклап сатыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре сатучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законының 4, 5, 10, 18 статьяларын, ГОСТ Р 51305-2009 "Сәүдә хезмәтләре. Персоналга карата таләпләр" кагыйдәләрен аңлатты. Шулай ук РФ Хөкүмәтенең "Беренче чиратта  кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә  ваклап сату бәяләренең рөхсәт ителгән чик күләмнәрен билгеләү  кагыйдәләре" турында 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карары белән таныштырдылар. Уздырылган чара барышында сатучыларга кулланучы белешмәлекләре һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International