Шкаф, комод... Ләкин көтелгәне түгел

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына үзенең хокукларын якларга булышуны үтенеп, өлкән яшьтәге бер ханым мөрәҗәгать итте. Әлмәт шәһәрендәге мебель салоннарының берсендә ул алгы бүлмә өчен комодтан һәм өч ишекле шкафтан торучы мебель комплектына заказ биргән булган. Заказ ясалган мебельне вакытында китергәннәр, ләкин көтеп алынган әйбер сөенече генә озакка сузылмаган, мебельне ачып җибәргәннән соң ханым үзе заказ биргән өч ишекле шкаф урынына ике ишекле шкаф китерелүен ачыклаган. Акчаны кайтару яки шкафны алмаштыру кебек аның барлык дәгъваларын сатучы игътибарсыз калдырган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тыкшына башлагач кына эшләр үзгәрә, сәүдә объектына чыккан белгечләр шәхси эшкуар С. белән әңгәмә барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнарының гамәлдәге нормаларын үтәү предметы буенча аңлату эшләрен уздыра, ниһаять, шкаф өчен акча суммасын кайтару турында карар кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International