Арча ш. "Гульнара" ҖЧҖ кибетендә сатучылар өчен укулар узды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

2019 елның 14 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан "Гульнара" ҖЧҖ сәүдә объектында, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законнарын аңлатып, сатучылар өчен укулар уздырылды.

Укыту барышында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды, шулай ук Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Ә атап әйткәндә, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм кулланучы почмагын ясау кагыйдәләре турында, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында рус телендәге мәгълүматлар, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде.

Чара азагында "Вестник потребителя" газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлар чагылдырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук алкоголь продукциясен "маркалап" исәпкә алу өлешендә Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International